Биографиясе

1969 елның 9 маенда Кыргыз ССРның Кант районы Кант шәһәр тибындагы поселогында туган.

1991 елда СССРның 50 еллыгы исемендәге Кыргыз университетын тәмамлый (хәзер Ж.Баласагын исемендәге Кыргыз милли университеты).

1993–2001 елларда Кыргыз Республикасы Хөкүмәте карамагындагы "Манас-1000" дәүләт дирекциясендә "Мурас" эшлекле проектының администраторы, фәнни хезмәткәре, бүлек башлыгы.

2003 елдан Ж.Баласагын исемендәге Кыргыз милли университетының археология һәм этнология кафедрасында өлкән укытучы, доцент (2011), мөдир (2007–2016), археология, этнология, чыганакларны өйрәнү һәм историография кафедрасы профессоры (2016 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре тарих, этнология, этносоциологиягә карый.

Кыргызстан татарларының социаль-икътисади һәм этномәдәни үсеше проблемаларын өйрәнә. Татарстан Фәннәр академиясе оештырган Кыргызстан Республикасы татарларының рухи һәм матди мирасын өйрәнү буенча экспедиция эшендә катнаша (2021).

2004 елда "XX йөзнең 80 еллар ахыры – 90 еллар башында кыргыз авыл хатын-кызларының социаль-мәдәни йөзе (этносоциаль тикшеренүләр материаллары буенча)" темасына кандидатлык диссертациясен, 2020 елда "Кыргызстан татарларының социаль-мәдәни үсеше (этносоциаль тикшеренүләр материаллары буенча)" темасына докторлык диссертациясен яклый.

Йөздән артык хезмәт һәм мәкаләләр авторы, шул исәптән илледән артык фәнни хезмәте Кыргызстан татарларының тарихын, мәдәниятен һәм социаль үсешен өйрәнүгә багышлана.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Кыргызская сельская женщина. Бишкек, 2005.

Полиэтническое население Кыргызстана: тенденции и динамика формирования (с конца XIX до начала XXI века). Бишкек, 2012 (автордашлар Батырбаева Ш.Д., Жумалиева С.Ч., Кушубеков А.Т. һ.б.).

Татары Кыргызстана. Казань, 2020.

Политические репрессии в Кыргызстане (1920–1953): судьбы татар. Казань, 2022 (автордаш Абдрахманов Б.Дж.).

Татарская эпиграфика Кыргызстана (конец XIX – начало XX в.). Казань, 2022 (автордашлар Гумеров И.Г., Ахунов А.М., Усманов В.М., Сырдыбаев Т.Т.).