- РУС
- ТАТ
(монахлыкта – Иакинф), шәркыятьче галим, илебездә синология фәненә нигез салучы, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1828)
1777 елның 29 августы, Казан губернасы, Цивиль өязе Акулево авылы – 1853 елның 11 мае, Санкт-Петербург шәһәре.
Казан руханилар академиясен тәмамлый (1799), шунда ук 1802 елга кадәр грамматика һәм риторика укыта.
1800 елда монахлык кабул итә.
1802–1807 елларда Иркутск Вознесение монастыренда архимандрит, монастырь башлыгы, Иркутск руханилар семинариясе ректоры, Тобол руханилар семинариясендә укыта.
1807–1821 елларда Пекинда Рус рухи миссиясе башлыгы. Пекиннан кайткач, миссия эшен зәгыйфьләндерүдә, таркатуда гаепләнә, архимандрит дәрәҗәсеннән төшерелә һәм 1823 елда Валаам монастырена сөргенгә җибәрелә.
1826 елда Александр Невский лаврасына күчерелә, бер үк вакытта Россия Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаментында тәрҗемәче булып эшли.
1835 елда Кяхта шәһәрендә Россиядә беренче буларак кытай телен өйрәнү училищесы ача.
Хезмәтләре Кытай чыганакларына таянып язылган монгол һәм төрки халыклар тарихына, этнографиясенә, кытай халкы тарихы, мәдәнияте һәм фәлсәфәсенә карый.
Үз китапханәсенең зур өлешен (китаплар һәм кулъязмалар) Казан руханилар академиясенә бүләк итә (1849).
Париждагы Азияне өйрәнү җәмгыяте әгъзасы (1831).
Петербург Фәннәр академиясенең Демидов исемендәге бүләгенә дүрт мәртәбә (1834, 1839, 1843, 1849) лаек була.
Записки о Монголии. СПб., 1828. Т. 1–2.
Описание Тибета в нынешнем его состоянии. СПб., 1829. Ч. 1–2.
Описание Чжунгарии и Восточного Туркестана в древнем и нынешнем состоянии. СПб., 1829. Ч. 1–2.
История Тибета и Хухунора. СПб., 1833. Ч. 1–2.
Китайская грамматика. СПб., 1833.
Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена. СПб., 1851. Ч. 1–3.
История первых четырех ханов из дома Чингисова. СПб., 1829.
Историческое обозрение ойратов или калмыков с XV столетия до настоящего времени. СПб., 1834.
Статистическое описание Китайской империи. СПб., 1842. Ч. 1–2.
Китай в гражданском и нравственном состоянии. СПб., 1848. Ч. 1-4.
Алиев А.А. Великий русский синолог // Вестник Академии Наук Казахской ССР. 1957. № 8.
Н.Я.Бичурин и его вклад в русское востоковедение (К 200-летию со дня рождения): Материалы конф. М., 1977. Ч. 1–2.
Денисов П.В. Жизнь монаха Иакинфа Бичурина. Чебоксары, 1997.
Автор – Р.М.Вәлиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.