Биографиясе

1940 елның 30 мартында Красноярск шәһәрендә туган.

1963 елда Томск радиоэлектроника һәм электрон техникасы институтын тәмамлый һәм шунда ук эшли.

1974 елдан Новгород политехника институтында, 1990 елдан радиоаппаратуралар технологиясе һәм проектлаштыру кафедрасы мөдире.

1993 елдан Новгород университетында шул ук исемдәге кафедрасы мөдире һәм физика-техника факультеты деканы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре магнит һәм магнит-электрон күренешләре физикасына, электродинамикага һәм үтә югары ешлыклы техникага карый.

ЭПРда электр кыры эффектының феноменологик һәм микроскопик, магнитлыгы тәртипкә китерелгән мохиттә резонанслы магнитоэлектрик эффект теорияләрен төзи (автордаш); үтә югары ешлыклы магнитоэлектрик фаза әйләндергеч тәкъдим итә (автордаш).

Хезмәтләре

К расчёту влияния внешних электрических полей на спектры ЭПР редкоземельных ионов // Труды Томского института радиоэлектроники и электронной техники. 1967. Т. 6.

Влияние внешнего электрического поля на СТС спектра ЭПР Мn в CdWO4 // Письма в журн. эксперим. и теоретической физики. 1968. Т. 8 (автордаш).

К расчёту кристаллического поля в шеелите // Физика твердого тела. 1969. Т. 11 (автордаш.).