Биографиясе

1934 елның 21 июнендә Мәскәү шәһәрендә туган.

Мәскәү төзелеш инженерлары институтын (1957), Мәскәү университетының механика-математика факультетын (1965) тәмамлый. 1971 елдан Хәрби инженерлар академиясендә. Хәрби химик саклану академиясендә һәм Мәскәү авыл хуҗалыгы инженерлары институтында югары математика кафедраларында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре логикада арифметика ысуллары куллану юлы белән Лейбниц проблемасын хәл итүгә – логик фикерләрне исәпләүләргә кайтарып калдыруга карый, һәм алар компьютер программаларында чагылыш таба.

Хезмәтләре

Многоаспектный подход в логике и теории познания // Философские науки. 1988. № 8.

Умозаключения на персональных компьютерах. М., 1989.

Многомерность истины // Философские науки. 1991. № 4.