Биографиясе

1916 елның 21 августы, Киров өлкәсенең Оричев районы Березины авылы – 1997 елның 13 апреле, Казан шәһәре.

Казан университетын (1941) тәмамлый. 1941–1944 елларда СССР Фәннәр академиясе Гомуми һәм нәорганик химия институтында (Казан), 1946–1994 елларда – Россия Фәннәр академиясе Казан гайльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында эшли (1972–1986 елларда электрохимия лабораториясе мөдире).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре металл һәм металл эретмәләрне эл. тогы ярдәмендә утырымга төшерүгә карый.

Металл һәм эретмәләрнең анодта эрү һәм катодта утырымга төшү процессларында комплекслар ясалуның һәм протонлы тәэсирнең ролен өйрәнә. Лигандларны, координацион актив анионнарны протонлауда һәм протонсызлауда, координацион сфераны үзгәртүдә һәм металл комплексларының электрохим. активлыгын үзгәртүдә протонлы тәэсирнең төрле яклы булуын билгели. Электродлы процесслар кинетикасы белән эремәдәге һәм электрод тирәсендәге комплекслар составының үзара бәйләнешен билгели. Эремәләрдә һәм электрод яны катламында водород ионнары концентрациясен үзгәртү юлы белән комплексларның составын үзгәртүгә нигезләп, электролитик эретмәләрнең үзлекләрен һәм составын көйләүнең яңа ысулын тәкъдим итә.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Технологические материалы по электрохимической обработке металлов. Казань, 1952.

Интенсификация процессов электроосаждения металлов и сплавов регулированием комплексообразования и протонного влияния // Прикладная электрохимия. Теория, технология и защитные свойства гальванических покрытий. Казань, 1989.

Роль протонирования и депротонирования комплексов при катодном соосаждении металлов // Электроосаждение металлов и сплавов. М., 1991 (автордаш).