Биографиясе

1845 елның 1 марты – 1922 елның 4 августы.

1867 елда Петербург тимер юл инженерлар институтын тәмамлый, шунда ук эшли, профессор (1873 елдан). Бер үк вакытта Петербург тау институтында, Хатын-кызларның политехника курсларында укыта. 1912 елдан үзле матдәләр, металлар һ.б. материалларны сынау ысулларын эшләү буенча халыкара җәмгыять президенты.

Эшчәнлеге

Белелюбский проектлары белән Россиядә күп кенә тимер юл күперләре һәм тоннельләр төзелә, шулар арасында – Идел (Сызраньда, 1879 – шул вакытка Европадагы иң озын күпер, һәм Зөядә, 1913), Днепр, Обь, Агыйдел һ.б. елгалар аша салынган зур күперләр (кара: Күперләр). Металл торык конструкцияләрен яхшыртуга мөһим өлеш кертә.

Белелюбский Россиядә материаллар каршылыгын сынау буенча беренче лаборатория белән җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә тимер-бетон эшләрне башкару нормалары һәм техник шартлары билгеләнә (1905–1908).

Белелюбскийның «Төзелеш механикасы курсы» («Курс строительной механики», 1985) дәреслеге бу фән буенча рус телендәге беренче тулы курс булып санала.

Хезмәтләре

Литое железо. СПб., 1885.

Строительная механика. СПб., 1897.

Расчет сооружений, подвергшихся действию переменной нагрузки. СПб.,1903.

Әдәбият

Прокофьев И.П. Николай Аполлонович Белелюбский. Люди русской науки. М., 1948. Т. 2.

Бобков А.С. Николай Аполлонович Белелюбский // Строительная промышленность. 1955. № 12.