- РУС
- ТАТ
Физик-химик, Петербург Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (1886 елдан), Россиядә физик химиягә нигез салучыларның берсе
1827 елның 1 (13) гыйнвары, хәзерге Пенза өлкәсе Алферьевка авылы – 1911 елның 13 декабре, Санкт-Петербург.
Казан университетын (1849) тәмамлый. 1849–1853 елларда Петербург медицина-хирургия академиясендә Н.Н.Зинин лабораториясендә эшли.
1854–1855 елларда Петербург, 1855–1886 елларда Харьков университетларында (1859 елдан профессор). 1886 елдан Петербург Фәннәр академиясенең химия лабораториясендә, бер үк вакытта Югары хатын-кызлар курсларында укытучы.
Фәнни эшчәнлеген органик матдәләрне (Н.Н.Зинин белән берлектә) югары температураларда тикшерүдән башлый, органик кушылмаларның яңа классыннан бензуреид һәм ацетуреидны синтезлый. Реакция юнәлешенең реагентларның хәленә һәм тышкы шартларга бәйлелегенә караган берничә теоретик кагыйдә тәкъдим итә. Бер металлның икенчеләре белән этеп чыгарылуын өйрәнә. Басым астында металларның водород белән алмаштырылу күренешен ача, магнит һәм цинкның башка металл тозларыннан башка металларны этеп чыгаруын билгели. Металларны оксидларыннан алюминий ярдәмендә кайтару юлын ача, шуның белән фәндә һәм сәнәгатьтә мөһим әһәмияткә ия булган алюминотермиягә нигез сала.
Бекетов Россиядә беренче термохимик лабораторияләр оештыра, аларда үзенең шәкертләре белән химик якынлык буенча тикшеренүләр үткәрә, селтеле металларның оксидлары һәм хлоридлары барлыкка килгәндәге җылылыкны билгели.
Бекетов беренче булып физик химияне мөстәкыйль фән һәм укыту дисциплинасы итеп кертә, аның тәкъдиме белән Харьков университетында физика-химия бүлеге оештырыла, анда лекцияләр уку белән беррәттән практик эшләр һәм физика-химия тикшеренүләр дә үткәрелә.
Рус физика-химия җәмгыятенең президенты (1889–1890, 1896–1897, 1900, 1902, 1903, 1911).
Избранные произведения по физической химии. Харьков, 1955.
Хотинский Е.М. Академик Николай Николаевич Бекетов: Очерк о жизни и деятельности. Харьков, 1950.
Беляев А.И. Николай Николаевич Бекетов – выдающийся русский физико-химик и металлург. М., 1952.
Турченко Я.И. Николай Николаевич Бекетов. М., 1954.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.