Биографиясе

1926 елның 22 декабре, Башкортстан АССРның Кырмыскалы районы Бозаяз авылы – 2019 елның 6 апреле.

Уфа авиация институтын тәмамлый (1948).

1948–1952 елларда «Уралмаш» заводында (Свердловск шәһәре) әйдәп баручы инженер-конструктор. 1955–1977 елларда СССР Оборона министрлыгының Үзәк фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү өлкәсе Болычево шәһәре) фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм уйлап табу эшчәнлеге белән шөгыльләнә, космик аппаратларны очыруда, шул исәптән Совет-Америка «Союз-Аполлон» программасын гамәлгә ашыруда катнаша.

1978–1982 елларда СССР Дәүләт стандарты каршындагы ВНИИМАШ фәнни-тикшеренү институтында эшли (Мәскәү). 1983–1996 елларда Мәскәү урманчылык техникасы институтында укыта.

1995 елдан РФ Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатия академиясендә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре катлаулы процесслар белән идарә итүне камилләштерү, мәгълүмати цивилизация фәлсәфәсенә карый.

Р.Ф.Әбдиев тарафыннан 100 гә якын прибор һәм система эшләнә һәм гамәлгә кертелә, 24 ачышына авторлык таныклыгы ала.

Хезмәтләре

Философия информационной цивилизации. М., 1994.