Биографиясе

1955 елның 25 мартында Казан шәһәрендә туган.

Казан химия-технология институтын (1978) тәмамлый. 1978–1982 елларда һәм 1991 елдан Бөтенроссия углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтында эшли, 1982–1989 елларда – Нефтехимия синтезы институтында (Мәскәү).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге углеводород чималын күкерт кушылмаларыннан арындыру технологиясен һәм катализаторларын эшләгән һәм җитештерүгә керткән өчен бирелә («Татнефть» Акционерлык җәмгыятендә, «Тенгизшевройл» Россия-Америка уртак предприятиесендә, Россия нефть һәм газ эшкәртү предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән).

Уйлап табуга 6 патенты бар.