- РУС
- ТАТ
Физик, физика-математика фәннәре докторы (1971), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1994), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1980), Казан университетының атказанган профессоры (2004)
1927 елның 1 гыйнвары, Казан шәһәре – 2010 елның 4 марты, шунда ук.
1951 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Мари педагогия институтында эшли. 1955–1956 елларда Казан авиация, 1957–1960 елларда Казан педагогика институтларында. 1960 елдан Казан университетында, 1969–1993 елларда каты җисем физикасы кафедрасы мөдире, профессор (1971).
Хезмәтләре электрон һәм төш магнит резонансы теориясенә, төш гамма-резонансы теориясенә, ферримагнитизмны тикшерүдә Мёссбауэр эффектын куллануга карый.
Ике валентлы бакыр кушылмаларында электрон һәм төшнең спин-фонон тәэсирләшүе теориясен, тимер төркемендәге ионнарның квадруполь электрик тәэсир итешү теориясен төзи. Мёссбауэр спектрының күчеше һәм интенсивлыгы матдәнең магнитлану дәрәҗәсенә бәйлелеген теориядә исбатлый һәм тәҗрибәдә раслый. Катлаулы ферримагнит кушылмалардагы магнит микроструктурасын һәм алмашып тәэсирләшү параметрларын билгеләү методикасын эшли.
Медальләр белән бүләкләнә.
Парамагнитная решёточная релаксация в гидратированных солях двухвалентной меди // Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1958. Т. 34.
О поляризации ядерных моментов и ширине линии ядерного резонанса в кристаллах солей Cu // Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1958. Т. 35 (автордаш.).
О влиянии оптического излучения на электрическое квадрупольное взаимодействие ядра парамагнитного иона // Письма в журнал экспериментальной и теоретической физики. 1966. Т. 3 (автордаш).
Влияние обменного взаимодействия магнитных ионов на интенсивность мёссбауэровского спектра // Физика твёрдого тела. 1967. Т. 9 (автордаш.).
Эффекты квантовой интерференции гамма-излучения при кроссинге-антикроссинге ядерных уровней в радиочастотном поле // Письма в журнал экспериментальной и теоретической физики. 2006. Т. 84, выпуск 4 (автордаш).
Автор – Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.