Биографиясе

1936 елның 15 апреле, Арча шәһәр тибындагы поселогы – 2000 елның 19 октябре, Казан шәһәре.

1959 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, «ГИПО» Федераль фәнни-җитештерү үзәгендә эшли: 1962 елдан өлкән инженер, 1965 елдан өлкән фәнни хезмәткәр, 1973 елдан сектор башлыгы, 1987 елдан баш фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ярымүткәргечләр физикасына һәм ярымүткәргеч приборларга карый. Техникада киң файдаланыла торган тар инфракызыл зоналы материалларда төп рекомбинация процессларын билгели. АIV ВVI, АIII ВV, АII ВVI кушылмалары нигезендә инжекцияле лазерлар һәм нурланыш алгычлары эшли.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән А.А.Лебедев исем. Россия оптика җәмгыяте медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К теории междузонной ударной рекомбинации в полупроводниках // Физика твёрдого тела. 1961. Т. 3. № 9 (автордаш.).

К теории ударной рекомбинации в полупроводниках с примесной зоной // Физика твёрдого тела. 1963. Т. 5, № 2 (автордаш).

О тепловом захвате дырок и электронов в сурмянистом индии // Физика и техника полупроводников. 1967. Т. 1, № 8.

Авторы – Р.Г.Усманов