Биографиясе

1869 елның 3(15) ноябре, Санкт-Петербург – 1930 елның 18 августы, Ленинград.

Россиядә Шәрыкны фәнни өйрәнү мәктәбенә нигез салучыларның берсе. Балтыйк буеннан күчеп килгән немец гаиләсендә туа.

Петербург университеты Шәрык факультетының гарәп-фарсы-төрек-татар разрядын тәмамлый (1891). 1891–1892 елларда Австро-Венгрия, Германия, Италия, Финляндия, Швейцария университетларында шәркыять фәненең үсеше белән таныша.

1892 елдан Петербург университетында, 1905 елдан ординар профессор. 1900 елда Шәрык факультеты советы тарафыннан Бартольдка Шәрык тарихы докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

«Мир ислама» (1912), «Мусульманский мир» (1917) журналларын нәшер итүне оештыручыларның һәм мөхәррирләренең берсе.

Бер үк вакытта СССР Фәннәр академиясенең Антропология һәм этнография музее каршындагы Радлов исемендәге түгәрәк рәисе (1918–1930), Россия Фәннәр академиясенең Азия музее каршындагы Шәркыятьчеләр коллегиясе рәисе урынбасары (1921–1930). 1 нче тюркология съездын оештыручыларның берсе (Баку шәһәре, 1926), СССР халыкларының алфавитларын гарәп графикасыннан латин графикасына күчерү комиссияләре эшендә катнаша. Урта Азия университетын оештыруга (Ташкент, 1918), шәркыять китапханәләрен булдыруга һәм Шәрык кулъязмаларын җыюга зур өлеш кертә.

Укыту һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге барышында Урта Азия, Кавказ, Урал буе, Якын Көнчыгыш, Көнбатыш Европа һәм Төньяк Америка илләрендә фәнни экспедицияләрдә була.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Урта Азия, Якын һәм Урта Көнчыгыш, Көнчыгыш Европа халыкларының тарихына, филологиясенә һәм мәдәниятенә, ислам динен һәм Шәрыкны өйрәнүгә карый.

Алар арасында «Туркестан в эпоху монгольского нашествия» (асти 1–2, 1898–1900) исемле хезмәте аерым урын алып тора. Аның өчен Бартольдка Шәрык тарихы магистры гыйльми дәрәҗәсе бирелә. «Китаби дәдәм Коркут» («Коркут бабам китабы») төрки эпосын анализлый һәм аны рус теленә тәрҗемә итә (1962 елда басылып чыга).

Бартольд тикшеренүләрендә шулай ук Идел һәм Урал буе татарларының урта гасырлардагы тарихы һәм мәдәнияте мәсьәләләре дә яктыртыла.

Хезмәтләре

Сочинения: В 9 т. М.–Л., 1963–1977.

Әдәбият

Умняков И.И. Аннотированная библиография трудов В.В.Бартольда. Ташкент, 1926.

Якубовский А.Ю. Проблемы социальной истории народов Востока в трудах академика В.В.Бартольда // Вестник Ленинградского университета. 1947. №12.

Смирнов Н.А. Очерки истории изучения ислама в СССР. М., 1954.

Туманович П.Н. Описание архива В.В. Бартольда. М., 1976.

Лунин Б.В. Жизнь и деятельность академика В.В.Бартольда. Ташкент, 1981.

Автор – М.Г.Госманов