- РУС
- ТАТ
Иоганн Мартин Христиан Бартельс. Математик, философия докторы (1803)
1769 елның 12 августы, Брауншвейг шәһәре, Германия – 1836 елның 7 декабре, Лифляндия губернасы Дерпт шәһәре, хәзер Эстониянең Тарту шәһәре.
Н.И.Лобачевский остазы.
1794 елда Гёттинген университетын тәмамлый. 1806 елда Казан университетының шәрәфле әгъзасы дигән исемгә беренче булып лаек була. 1808–1820 елларда Казан университеты профессоры, 1814 елдан физика-математика фәннәре бүлеге деканы. 1820 елдан Дерпт университеты профессоры, 1833 елдан атказанган профессор.
Хезмәтләре математик анализга һәм геометриягә, математика тарихына, астрономия һәм математик географиягә, сферик тригонометриягә, аналитик механикага карый.
Vorlesungen uber mathematische Analysis. Derpt, 1833.
Vorlesungen uber mathematische Analysis mit Anwendungen auf Geometrie, mechanik und Wahrscheinlichkeitslehre. 1-ter Bd Dorpat, 1833.
Депман И.Я. Бартельс М.Ф. – учитель Н.И.Лобачевского. Историко-математические исследования. М.–Л., 1950. Выпуск 3.
Васильев А.В. Николай Иванович Лобачевский. М., 1992.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.