Биографиясе

1937 елның 18 сентябре, Ленинград шәһәре – 2010 елның 14 марты, Санкт-Петербург.

Ульяновск хәрби элемтәчеләр училищесен (1959), Мәскәү университетының философия факультетын (1968) тәмамлый.

1959–1978 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1978–1979 елларда Һава һөҗүменнән саклану көчләренең Армавир югары хәрби очучылар училищесендә, 1979–1987 елларда Пушкин исемендәге югары хәрби радиоэлектроника училищесендә укыта.

1987 елдан Санкт-Петербург хәрби элемтә академиясендә эшли.

Хезмәтләре Идел буе болгарлары тарихына, шул исәптән аларның килеп чыгышына кагылышлы фәлсәфи мәсьәләләргә карый.

Хезмәтләре

История булгаро-татар: основные вехи. СПб., 1992.

Философские аспекты этногенеза волжских булгар. СПб., 1996.

Философские и естественно-научные основания истории. СПб., 1996.

Әдәбият

Юзеев А.Н. Критические заметки о новой книге // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2000. № 3/4.