- РУС
- ТАТ
Ботаник, биология фәннәре докторы (1937), профессор (1932), ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1945, 1959)
1889 елның 21 феврале, Казан губернасы, Мамадыш өязе Нырты авылы –1967 елның 3 августы, Казан.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1913), шунда ук эшли.
1918 елдан Томск университетында. 1920–1929 елларда Себер авыл хуҗалыгы институтында (Омск шәһәре) үсемлекләр географиясе һәм экологиясе кафедрасы мөдире.
1929 елдан Пермь, 1932 елдан Казан университетларында ботаника кафедрасы мөдире.
Идел елгасы үзәнлегендәге торфлы сазлыкларны, Уфа губернасы Бәләбәй өязендәге көтүлекләрне, үз конструкциясендәге прибор – капилляр-монометрны кулланып, өслекчә актив матдәләрнең үсемлекләр күзәнәгенә йогынтысын өйрәнә. Сфагнум мүкләренең анатомик рәсемнәре атласын төзи.
1913–1914 елларда А.Келлер җитәкчелегендә Казан губернасы болыннарын тикшерә. 1918–1932 елларда Көнбатыш Себер, Алтай һәм Монголия территориясендә геоботаник тикшеренүләр үткәрә. Соңрак аның географик ландшафтларның зона һәм төбәк үзенчәлекләрен билгеләү ысуллары аларны өйрәнүнең нигезе булып тора.
Палеоботаника өлкәсендәге тикшеренүләре белән Баранов киң таныла. 1938 елдан башлап Волгоград өлкәсе территориясендә Идел елгасы үзәненең палеоген, Көньяк Урал һәм Мөһаҗарның бер үк яшьтәге флоралары, Кама елгасы үзәненең плиоцен, Красноярск өлкәсендәге Кемь елгасы үзәненең акбур чоры һ.б. казылма флораны үзе җыя һәм өйрәнә. 1948–1959 елларда, төп бүлекләрне борынгы ландшафтларның үзенчәлекле реконструкцияләре белән иллюстрацияләп, югары акбур һәм өченчел (палеоген-неоген) чорлар флорасы буенча берничә хезмәт бастырып чыгара.
Югары төзелешле үсемлекләр систематикасы һәм географиясе, палеоботаника буенча картиналар һәм күрсәтмә таблицалар, этюдларның зур коллекциясен төзи (хәзер Казан университетында саклана).
Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә. Казан университетында (биология-туфрак факультетында) Баранов истәлегенә мемориаль такта куелган (1999).
Растительность чернозёмной полосы Западной Сибири. Омск, 1927.
Пихтовая тайга на северных предгорьях Алтая. Пермь, 1931 (автордаш).
Этапы развития флоры и растительности СССР в третичном периоде. Итоги изучения ископаемых третичных флор и проблемы реликтов в современной растительности СССР. М., 1959.
Беляева М.И., Аксёнова Н.Н. Владимир Исаакович Баранов. Казань, 1945.
Потери науки: Владимир Исаакович Баранов // Известия Всесоюзного географического общества. 1968. № 1.
Владимир Исаакович Баранов: Научно-библиогр. очерк. Казань, 1989.
Любарский Е.Л., Николаева К.В., Шаландина В.Т. Владимир Исаакович Баранов (к 100-летию со дня рождения) // Ботанический журнал. 1992. Т. 77. № 3.
Автор – К.В.Николаева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.