Биографиясе

1937 елның 19 маенда Балык Бистәсе районы Дон-Урай авылында туган.

1961 елда Казан университетын тәмамлый. 1962 елдан Бөтенроссия ветеринар фәнни-тикшеренү институтында эшли, 1980 елдан лаборатория мөдире, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2005 елдан).

Хезмәтләре терлекчелек өчен биологик актив кушылмалар синтезлауга, алдынгы технологияләр эшләүгә һәм вет. дәвалау препаратлары җитештерүгә карый. Уйлап табуга 7 патенты, 85 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге «Изыскание, разработка и внедрение в производство дезинфицирующих, лечебно-профилактических и технологических химических препаратов» хезмәте өчен бирелә. Медальләр белән бүләкләнә.