Биографиясе

1947 елда Куйбышев, хәзерге Спас районы, Кызыл Таулар авылында туган.

Казан ветеринария институтын тәмамлагач (1975), шунда ук эшли (1987 елга кадәр).

1988 елдан РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Кыйммәтле мехлы җәнлекләр һәм куяннар үрчетү фәнни-тикшеренү институты директоры (Мәскәү өлкәсенең Раменский районы Родники поселогы).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре яңа технологияләр булдыру һәм камилләштерүгә, читлектә кыйммәтле мехлы җәнлекләр һәм куяннар үрчетүдә гадәти булмаган азык-төлек һәм биологик актив өстәмәләр куллануга карый.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Кормление норок. М., 1997.

Разведение песца. М., 1999.

Нетрадиционные корма и биологически активные вещества в рационах пушных зверей и кроликов. Киров, 2000.

Основы норководства. М., 2001.

Разведение пушных зверей. М.,2001.

Әдәбият

Аверьянов М.Г. Край Раменский. Век ХХ. М., 1998.