Биографиясе

1950 елның 11 июлендә Дүшәмбе шәһәрендә туган.

Казан университетын (1972) тәмамлаганнан соң, Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында эшли. 1995 елдан Казан Технология университетында, аналитик химия кафедрасы профессор (1999 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Фосфор эфирларының аминнар катнашындагы реакцияләре кинетикасын һәм механизмын, молекула ассоциатларының фосфор кислоталары эфирларын нуклеофиль алмаштыру реакцияләренә тәэсирен тикшерә. Лиотроп сыек кристаллик тирәлекләрне югары эффектив каталитик һәм ингибирлый (тоткарлый) торган системалар җитештерү өчен файдалану мөмкинлеген күрсәтә.

Хезмәтләре

Кинетика щелочного гидролиза эфиров кислот фосфора в мицеллярной и гексагональной фазах системы цетилдиметилэтиламмоний бромид NaOH/вода // Известия Российской Академии Наук. Серия химия. 1998. Т. 48, № 8 (автордаш.).

Мицеллярные и жидкокристаллические структуры в реакциях нуклеофильного замещения эфиров кислот тетракоординированного фосфора // Российский химический журнал. 1999. Т. 42, № 3/4 (автордаш.).

Катализ разложения О- (пара-нитро-фенил)-О, О-диметил-тиофосфата с хроманическими мезофазами на основе полимеризованных ионных амфифилов // Кинетика и катализ. 2006. Т. 47, № 1 (автордаш).

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.