Биографиясе

1947 елның 10 апрелендә Арча районы Кызылъяр авылында туган.

1971 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 1980 елдан Кама политехника институтында, 1991 елдан теоретик һәм гамәли механика кафедрасы, 2002 елдан теоретик механика һәм материаллар каршылыгы кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре таралган параметры бүленгән системаларның тотрыклылыгы һәм оптимальлегенә карый.

Җилдән энергия алу җайланмалары конструкцияләрен төзи. Фәнни тикшеренүләренең нәтиҗәләре самолет канаты тирбәнешләрен тотрыклыландыру өчен кулланыла. КамАЗда асылмалы конвейер арбаларының параметрларын сайлау өчен Бәйрәмов методикасы кулланыла.

Хезмәтләре

Устойчивость и оптимальная стабилизация систем с распределёнными параметрами. М., 1995.

Теоретическая механика. Набережные Челны, 1996.

Әдәбият

Сафуанов И. Труженики науки // Аргамак. 1995. № 8.