Биографиясе

1913 елның 3 июле, хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Пәнделкә авылы – 1989 елның 18 декабре, Казан.

Казан химия-технология институтын (1938) тәмамлый, 1941 елга кадәр шунда укыта.

1944–1957 елларда Тула өлкәсе Алексино химия комбинатында: производство башлыгы, директор урынбасары, баш инженер.

1957 елдан Казан химия-технология институтының химия-технология инженерлары факультеты деканы, 1961–1974 елларда В.И.Ленин исемендәге Казан химия заводында баш инженер, 1975–1987 елларда Химия продуктлары дәүләт фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр.

Уйлап табуга караган 4 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге махсус машиналар җитештерү технологиясен үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелә. Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Казаков В.С. 210 лет на службе Родине. Казанский пороховой завод. Казань, 1998.