Биографиясе

1905 елның 5 октябре, Мари Республикасының Рус Шуе авылы – 1989 елның 20 декабре, Казан шәһәре.

1939 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. 1941–1944 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында партия эшендә. 1944–1986 елларда Казан финанс-икътисад институтында укыта, 1951–1981 елларда хуҗалык эшчәнлеген анализлау кафедрасы мөдире.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Хезмәтләре сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләрендә икътисади анализлау методикасын камилләштерүгә карый.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Анализ хозяйственной деятельности строительной организации. М., 1968.

Экономический анализ промышленных предприятий. Казань, 1976.