Биографиясе

1935 елның 15 мае, Чүпрәле районы Яңа Чүпрәле авылы – 1986 елның 23 декабре, Казан шәһәре.

1958 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук (1961 елдан) пластмассалар технологиясе кафедрасында эшли, 1985 елдан кафедрасы мөдире, бер үк вакытта полимерлар факультеты деканы (1982 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре изоцианат олигомерлары химиясенә карый.

Изоцианатларның өч валентлы фосфор кушылмалары катнашында циклик полимерлашуының төп закончалыкларын өйрәнә. 2, 4-толуилендиизоцианатның циклик димерлашуы һәм 1,6-гексаметилендиизоцианатның олигомерлашу алымнарын эшли (сәнәгатьтә кулланыла). Югары термик чыдамлы полиуретаннар синтезлауны гамәлгә ашыра.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Каталитическое превращение изоцианатов в карбодиимиды // Журнал общей химии. 1974. Т. 44, выпуск 4 (автордаш).

Исследование циклополимеризации 2,4-толуилендиизоцианата в присутствии триэтил- и триизопропилфосфитов // Высокомолекулярные соединения. 1980. Т. 22В, № 7 (автордаш).

Исследование полимеризации 1,6-гексаметилендиизоцианата в присутствии гексаметилтриамидофосфита // Высокомолекулярные соединения. 1981. Т. 23В, № 9 (автордаш).

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ-КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.