Биографиясе

1952 елның 17 февралендә Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлый (1973), шунда ук микробиология кафедрасында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре анаэроб бактерияләр физиологиясе һәм биохимиясенә, углеводородларның микроорганизмнар белән синтезлануына карый.

Багаева тарафыннан сульфат редукцияләүче бактерияләрнең күзәнәктән тыш углеводородларны синтезлый алуы, микроорганизмнар ярдәмендә табигатьтә углеводородлар хасил булу һәм углеводород чималы запасларының тулылану мөмкинлеге раслана; бавыр хроматины ДНКазасы активлыгын җайлауда түбән молекуляр төш РНКларының катнашы күрсәтелә.

Уйлап табуга түбәндәге таныклыклары бар: «Сыек углеводородлар алу ысулы» («Способ получения жидких углеводородов», 1991), «Нефтьне сыегайтучы культуралы сыеклык алу һәм куллану ысулы» («Способ получения и применения культурной жидкости, разжижающей нефть», 1999).

Бүләкләре

М.Җәлил исемендәге бүләк лауреаты (1979).

Хезмәтләре

Сравнительная характеристика внутри- и внеклеточных углеводородов Desulfovibrio desulfuricans // Биохимия. 1994. Т. 59, выпуск 1 (автордаш).

Определение включения трития в углеводороды Desulfovibrio desulfuricans // Биотехнология. 1997. № 3.

Способность сульфатредуцирующих бактерий различных токсономических групп к синтезу внеклеточных углеводородов // Микробиология. 1997. Т. 66, № 6.

Углеводороды микроорганизмов и их участие в образовании нефти. Казань, 2000.