Биография

1904 елның 10 гыйнвары, Чита шәһәре – 1994 елның 31 декабре, Мәскәү.

В.А.Энгельгардт шәкерте. Казан университетының медицина факультетын (1927) тәмамлагач, дәвалау эше белән шөгыльләнә, Буа кантонында туберкулез диспансеры мөдире. 1930 елдан Казан медицина институтында эшли.

1935 елдан – СССР Фәннәр академиясе Биохимия институтында (Мәскәү). 1937 елда репрессияләнә, 1944 елга кадәр Владимир, Соловки төрмәләрендә һәм Норильск лагеренда тоткынлыкта була, табиб булып эшли. 1947–1949 елларда СССР Фәннәр академиясе Коми филиалы биохимия лабораториясе мөдире (Сыктывкар шәһәре). 1949 елда кабат кулга алына һәм Красноярск краеның Түбән Шадрин авылына сөрелә. 1954 елда акланып Мәскәүгә кайта, Биохимия институтында эшли.

1959 елдан СССР Фәннәр академиясе Молекуляр биология институтында. 1971–1988 елларда СССР Фәннәр академиясе Биохимия, биофизика һәм физиологик актив кушылмалар химиясе бүлегенең академик-сәркәтибе.

СССР Фәннәр академиясе каршындагы Биотехнология проблемалары буенча фәнни советны оештыручы һәм аның рәисе (1981). «Кеше геномы» дәүләт фәнни-техник программасы фәнни советы рәисе (1989). «СССР Фәннәр академиясе докладлары» журналының баш мөхәррире (1971 елдан). Халыкара биохимия берлеге президенты (1976–1978).

Чехословакия Фәннәр академиясе һәм Германия Демократик Республикасы Фәннәр академиясе (1974 елдан), Польша Фәннәр академиясенең (1977 елдан) чит ил әгъзасы, Венгрия Халык Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (1976 елдан), Болгария Халык Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил һәм шәрәфле әгъзасы (1978 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре биохимия, молекуляр биологиягә карый. Казанда беренче фәнни хезмәтләре авыл халкының туберкулез белән авыручанлыгын, армиягә алынучыларның физик үсешен, сәламәтлеген тикшерүгә, туберкулез таякчыгының биохимик үзлекләре үзгәрүчәнлегенә, аксымны өйрәнүгә һ.б. багышлана.

Баев Казан университетының биохимия кафедрасында һәм СССР Фәннәр академиясе Биохимия институтында (Мәскәү) В.А.Энгельгардт җитәкчелегендә сулыш алу биохимиясе, күзәнәктә аденозинтрифосфор кислотасы әверелешләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. СССР Фәннәр академиясе Молекуляр биология институтында нуклеин кислоталары структурасын өйрәнә, 1967 елда валин транспорт рибонуклеин кислотасының (тРНК) беренчел структурасын ача. Бу хезмәтләре дөньякүләм танылу ала, СССР Дүләт бүләгенә лаек була (1969).

Баев тРНК функциональ топологиясен өйрәнүнең принципиаль яңа ысулын («киселгән» молекулалар ысулы) эшли. Фрагментларга таркалган тРНК молекулаларының үзлегеннән функциональ актив ассоциатка җыелу күренешен ача.

1970 елларда яңа юнәлеш – дезоксирибонуклеин кислотасының (ДНК) төзелешен (геннар инженериясе ысулларын үстерү белән бәйләнешле) өйрәнүне үстерә. Чүпрәләрнең рибосомоль РНКсының беренчел структурасы аның тарафыннан ДНК-күчерелмәсе аркылы аңлатыла. 1980 елларда молекуляр онкология, кеше геномы структурасын һәм функциясен өйрәнү, дәвалау үзлегенә ия булган яңа аксым, гормон, ферментлар һ.б. матдәләрне ясалма рәвештә эшләү белән шөгыльләнә.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, Болгария Халык Республикасының I дәрәҗә «Кирилл һәм Мефодий» ордены, Чехословакия Фәннәр академиясенең «Фән һәм кешелек алдындагы казанышлары өчен» алтын медале, Грегор Мендель алтын медале һ.б. медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Энзиматический анализ превращений аденозинтрифосфорной кислоты в ядерных эритроцитах в связи с дыханием и гликолизом // Биохимия. 1937. Т. 2.

Первичная структура валиновой транспортной РНК 1 пекарских дрожжей // Молекулярная биология. 1967. Т. 1, вып. 5 (автордаш).

Функциональные свойства фрагментов молекул валиновой транспортной РНК // шунда ук. Вып. 6. С. 853.

Биотехнология – союз науки и производства. М., 1987 (автордаш).

Әдәбият

Видные ученые отечественной медицины и здравоохранения – питомцы Казанского медицинского института. Казань, 1989.

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биографический справочник. М., 1991.

Александру Александровичу Баеву – 90 лет! // Молекулярная биология. 1994. Т. 28, вып. 1.

Автор – В.Г.Абзалова