- РУС
- ТАТ
Тел галиме, фольклорчы
1887 ел, Казан губернасы, Мамадыш өязе Югары Бөрсет авылы – 1940 ел, Казан.
Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый (1908), СССР Фәннәр академиясенең Ленинград Көнчыгышны өйрәнү институтында белемен күтәрә (1926–1930).
1918–1926 елларда Татар педагогия техникумында һәм Казан мәктәпләрендә укыта, Академүзәктә эшли. 1930 елдан Казан педагогия институтында, 1938 елдан профессор.
Репрессияләр корбаны.
Татар теленең фонетик, грамматик, лексик нормаларын өйрәнә. Хезмәтләре татар әдәби теле тарихына карый. Татар фольклоры җыентыкларын төзи. Мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар теле дәреслекләре авторы.
Ана теле нәхүе. Казан, 1917.
Ана теле сарыфы. Казан, 1919.
Ана теле дәреслеге. Казан, 1919.
Татар теле. Морфология. Казан, 1933.
Хаков В.Х. Профессор Х.Бәдигый // Ватаным Татарстан. 1987. 30 декабрь.
Хаков В.Х. Хуҗа Габделбәдигъ улы Бәдигый // Мәдәни җомга. 1997. 19 декабрь.
Автор – В.Х.Хаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.