Биографиясе

1932 елның 3 июне, Казан шәһәре – 2000 елның 1 июне, шунда ук.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1955), 1999 елга кадәр шунда эшли, геология факультеты деканы (1978–1979), газ һәм нефть геологиясе кафедрасы мөдире (1979–1987).

Фәнни эшчәнлеге

Татарстан территориясендә нефть һәм газ чыга торган районнарда (Мәләкәс батынкылыгында һәм Кама-Кинель системасы бөгелешләрендә) разведка-эзләү ысулларын, нефть-газ булу-булмавын ачыклау методикасын эшләүдә катнаша.

Хезмәтләре

Критерии оценки перспектив нефтеносности карбонатных отложений. Казань, 1978.

Закономерности размещения и условия формирования залежей нефти в карбонатных отложениях среднего карбона Татарии. Казань, 1981 (автордаш).

Перспективы поисков нефти в карбонатных отложениях Татарского свода. Казань, 1982 (автордаш).