Биографиясе

1944 елның 7 февралендә Лаеш районы Имәнкискә авылында туган.

1966 елда Казан университетын тәмамлый. 1969 елдан шунда ук эшли, 1989 елдан алгебра кафедрасы мөдире, 1993 елдан Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында алгебра һәм математик логика бүлеге мөдире, профессор (1990), Казан университетының алгебра һәм математик логика кафедрасы мөдире.

Халыкара «Mathematical Logic Quarterly» журналы мөхәррире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре исәпләнә алучанлык теориясенә, алгебрага һәм математик логикага карый. Алгоритмнар теориясендә киң кулланышка кергән арифметик күплекләрнең тулы критерийларын эшли (1978). Махсус төрдәге алгоритмик табигатьле алгебраик структураларның элементар теорияләре аерылып торуын исбатлый (1988).

Хезмәтләре

Рекурсивно перечислимые множества и степени неразрешимости. Казань, 1986.

Relative enumerability in the difference hierarchy// J. of Sumb. Logic. 1998. V. 63.

There is no low maximal d-c.e. degree, Curregendum // Math. Logic Quarterly. 2005. V. 50 (автордаш).

The minimal e-degree problem in fragments of Peano arithmetic // Annals of Pure and Applied Math. 2005. V.131 (автордаш).