Биографиясе

1932 елның 25 июлендә Удмурт автоном өлкәсенең Балезин районы Кестым авылында туган.

Ленинград университетын тәмамлый (1956).

1960–1964 елларда СССР Фәннәр академиясенең Радий институтында, 1964–1967 елларда Бөтенсоюз геология фәнни-тикшеренү институтында (Ленинград) эшли. 1967 елдан Петербург университетының география фәнни-тикшеренү институтында: палеогеография, табигый мохит эволюциясен өйрәнү (1993 елдан) лабораториясе мөдире.

1997–2001 елларда Нагоя университетында (Япония) эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Радиоизотоп (радиоуглерод, уранион һәм ион) ысуллар белән борынгы кешеләр яшәгән урыннарның, диңгез катламнарының һәм дүртенчел система ятмаларының яшен билгеләү методикасын камилләштерә.

Балтыйк буе, Белоруссия, Россиянең Европа өлешендәге соңгы плейстоценның геохронологик схемаларын һәм Россиянең төньяк-көнбатыш голоценындагы ландшафтлы-климатик үзгәрешләр схемасын төзи.

Хезмәтләре

Радиоуглерод: геохимия и геохронология. Л., 1987.

Radiocarbon dating evidence for mammoths Wrangel Island, Arctic Ocean, until 2000 BC // Radiocarbon. 1995. V.37, № 1.