Биографиясе

1945 елның 14 гыйнварында Казанда туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1967), шунда ук Фәнни-тикшеренү химия институтында эшли, 1988–1994 елларда элементорганик кушылмалар стереохимиясе һәм структурасы бүлеге мөдире.

1994 елдан АКШта яши.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре элементорганик кушылмалар химиясе, конформацион анализ, фәзаи һәм электрон структура, фосфорорганик кушылмаларның стереодинамик үзлекләрен өйрәнү өчен физик методлар куллануга карый.

4–8 буынлы гетероциклик системалар синтезы һәм фәзаи төзелеше, аларның төш магнит резонансы һәм инфракызыл спектраль характеристикалары, стереоэлектрон факторлар (бу системаларның конформацион эшчәнлеген билгеләүче), цикллар конформациясен микъдари тасвирлау һәм аларның энергетикасын билгеләү буенча эшләр башкара. Уртача гетероциклларның стереодинамикасын, аларның металлы комплексларының флуктуация үзлекләрен тикшерә, конформацион хәрәкәтчән системаларны төзү юлларын таба.

Хезмәтләре

Современные представления о конформациях восьмичленных циклических систем с планарными фрагментами // Успехи химии. 1988. Т. 57.

Структурные проявления гиперконъюгационных взаимодействий в соединениях элементов третьего периода // Металлоорганическая химия. 1990. Т. 3.

Phosphorus compounds with eight-membered heterocyclic system: synthesis and three-dimensional structure // Phosphorus, Sulfur and Silicon. 1992. V.68, № 12.