- РУС
- ТАТ
Библиограф, төбәк тарихын өйрәнүче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980)
1937 елның 16 июне, Спас, хәзерге Болгар шәһәре – 1992 елның 12 июне, Казан.
Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1960). 1960 елдан Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә фәнни хезмәткәр, 1965 елдан кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире.
Хезмәтләре XIX йөз – XX йөзнең беренче чирегендә Казанның мәдәни, әдәби тормышына, Казан университеты һәм аның Фәнни китапханәсе тарихына карый. «Лобачевский Н.И. Научно-педагогическое наследие. Руководство Казанским университетом. Фрагменты. Письма» (М., 1976) җыентыгын төзүдә катнаша.
«Два плавания вокруг Антарктиды» (1990) җыентыгында беренче тапкыр И.М.Симоновның 1819–1821 елларда Җир тирәли ясалган сәяхәтен тасвирлаган «Восток» һәм «Мирный» язмаларын бастыра.
Подарок декабриста. Казань, 1970.
Все началось с путеводителя: Поиски литературные и исторические. Казань, 1975 (автордаш).
История Научной библиотеки имени Н.И.Лобачевского (1804–1850). Казань, 1985 (автордаш).
Казанские находки. Казань, 1985.
Шишкин В.И. Краевед, книговед, библиофил // Библиографический вестник. 1997. № 2.
Автор – В.И.Шишкин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.