Биографиясе

1900 елның 15 мае, хәзерге Әтнә районы Иске Өҗем авылы – 1964 елның 29 ноябре, Истанбул.

1920–1922 елларда Харбин шәһәрендә (Кытай) яши, «Ерак Шәрык» газетасы редакциясендә эшли.

1922 елдан Берлинда, Берлин университетын тәмамлый (1927). Шул ук университетта төрки телләр укыта һәм Берлин Фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек итә.

1933 елдан Истанбул университетының төрки телләр һәм әдәбият кафедрасы профессоры; 1949–1951 елларда Лондон университетында лекцияләр укый. 1951 елдан Истанбул университеты каршындагы Тюркология институты директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре төрки халыкларның тарихы, телләре һәм әдәбиятларына карый. Й.Баласагуниның «Котадгу белег» («Игелекле белем», XI йөз) исемле әсәренә – борынгы төрки әдәби ядкәргә багышланган өч томлы хезмәт авторы.

«Islam Ansiklopedisi» («Ислам энциклопедиясе»)нә нигез салучыларның берсе һәм мөхәррире (Истанбул, 1930 еллар).

Әдәбият

Хәкимҗан Ф. Казанлы Рәшит Рәхмәти // Идел. 1996. № 10.

Зәкиев М.З. Төркия аша тюркологиягә (Р.Аратның 100 еллыгы уңаеннан) // Идел. 2000. № 5.

XX гасырның күренекле тюркологы Рәшит Рәхмәти Арат. Казан. 2001.

Rәѕit Rәхmәti Arat (Галимнең 100 еллыгына багышланган халыкара конференция материаллары). Казан, 2001.