Биографиясе

1941 елның 27 гыйнварында Казанда туган.

1964 елда Казан авиация институтын тәмамлый, шунда ук эшли, 1994 елдан конструкцияләү нигезләре кафедрасы мөдире, бер үк вакытта вузга әзерлек факультеты деканы (2001 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре очкыч аппаратлар элементларының оптималь конструкцияләрен проектлаштырганда ихтималлылыкны исәпкә алуга карый. Машина һәм корылмаларның төрле элементлары конструкциясен проектлаштыруның яңа концепциясен тәкъдим итә.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Расчёт элементов конструкций. М., 1987.

Вероятностные подходы к силовому проектированию элементов конструкций. Казань, 1992.