- РУС
- ТАТ
икътисадчы галим, икътисад фәннәре докторы (2016), профессор, РФ югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре (2012), ТР югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2015)
1971 елның 13 декабрендә Казанда туа.
1994 елда Казан университетының физика факультетын тәмамлый.
1998 елдан Казан инновацион университетында, санлы икътисад һәм сыйфат белән идарә итү кафедрасы мөдире (2002 елдан).
Фәнни хезмәтләре гомуми сыйфат белән идарә итү, стандартлаштыру һәм йомык цикллы икътисад өлкәсенә карый.
Антонова җитәкчелегендә Россия Федерациясенең ГОСТ Р ИСО 71610-2024 “Бергәлекләрнең тотрыклы үсеше. Сәнәгать предприятиеләренең инновацион һәм җитештерү активлыгы күрсәткечләре" милли стандарты эшләнә һәм гамәлгә кертелә.
II дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены медале (2022) белән бүләкләнә.
Циркулярная экономика: обеспечение устойчивого развития и конкурентоспособности региона. М., 2024. (автордаш).
Стандартизация в формировании системы инновационного менеджмента предприятия. Казань, 2021. (автордаш).
Менеджмент качества вузовского образования. Казань, 2020. (автордаш).
Всеобщее управления качеством и устойчивое развитие региона. Казань, 2015.
Бережливое производство: системный подход к его внедрению на предприятиях Республики Татарстан. Казань, 2013.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.