Биографиясе

1954 елның 7 апрелендә Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1976), шунда ук эшли. 1999 елдан органик химия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Циклик кушылу реакцияләрендә молекулаара тәэсир итешү термодинамикасын һәм тирәлекнең тәэсирен тикшерә. Эреткечләрдә куышлык барлыкка килү энтальпиясен һәм дисперсион үзара тәэсир итешүнең энергиясен бәяләүдә оригиналь ысуллар эшли.

Органик кушылмаларның кислота-селте үзлекләренә тирәлекнең тәэсир итүен өйрәнә. Макроциклик комплекслы кушылмалар – литийорганик кушылмаларның криптатларын – куллану нигезендә органик кушылмаларның универсаль кислоталылык шкаласын (криптатлар шкаласы) төзи. Бу исә тирәлекнең СН-, NH-, OH кислоталылыкка тәэсирен корректлы тикшерергә мөмкинлек бирә. Криптатларны протон күчерү реакцияләрендә куллану макроциклик кушылмалар химиясен өйрәнү буенча тикшеренүләргә, өч үлчәмле рецепторлы молекулалар һәм аларның биологик әһәмиятле кушылмалар белән комплексларын (гидрокси-, аминокислоталар, пептидлар белән һ.б.) синтезлауга зур этәргеч ясый һәм аларны киләчәктә химик объектларны молекуляр тануда кулланырга мөмкинлек бирә.

Хезмәтләре

Фосфорорганические каликсарены // Успехи химии. 1998. Т. 68 (автордаш).

Синтетические рецепторы на основе порфиринов и их коньюгатов с каликс[4]аренами. М., 2006 (автордаш).

Cryptate acidity scales. Solvent polarity effect on ion-pair and free ion acidity of organic compounds // Phys. Org. Chem. 1994. V. 7 (автордаш).