Биографиясе

1946 елның 25 ноябрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1970), Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында. 1972–2006 елларда – Россия фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Биохимия һәм биофизика институтында, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1998 елдан), бер үк вакытта (2000 елдан) Казан университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фотосинтетик пигментларны үсемлекләрнең потенциаль продуктивлыгын бәяләү параметры буларак өйрәнүгә карый.

Чәчүле авыл хуҗалыгы культураларында хлорофилл булуын спектраль яктылык коэффициенты буенча ерактан торып билгеләү ысулын эшли (И.А.Тарчевский белән берлектә). Селекция үзәкләрендә югары продуктлы сортлар китереп чыгаруда киң кулланыла башлаган алым – үсемлекләрдә хлорофилл концентрациясен төсле шкала буенча билгеләү алымын тәкъдим итә.

Хезмәтләре

Пигментная система и фотосинтетическая продуктивность растений // Фотосинтез и продукционный процесс. М., 1988.

Хлорофилл и продуктивность растений. М., 2000.