Биографиясе

1938 елның 6 гыйнвары, Үзән шәһәре – 2008 елның 6 августы, Казан.

1961 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук эшли. 1998 елдан электрохимик җитештерүләр кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Г.С.Воздвиженский җитәкчелегендә никельләү электролитларында катод яны тирәлеген автоматик тикшерү системасының электрохимик нигезләрен һәм конструктив формалаштыруны эшли.

Газ турбиналы двигательләрне электрохимик эшкәртү технологиясен камилләштерүдә катнаша. «АвтоВАЗ» акционерлык җәмгыяте һәм «Ижмаш» җитештерү берләшмәләрендә автомобиль җитештерүдә кулланылган күпкатлы гальваник капламнарда коррозия барлыкка килү процессын тикшерә, барабанлы ванналарда гальваник капламнар формалашу процессларының фәнни нигезләрен эшли.

СССР Машина төзү министрлыгының комплекслы программасы кысаларында эксперименталь тикшеренүләр һәм шушы өлкә предприятиеләрендә тормышка ашырылган гальваник җитештерү технологик процесслары белән идарә итүне автоматлаштыру системалары өчен математик модельләр төзү эшләрен җитәкли.

Хезмәтләре

Влияние технологических факторов на характеристики защитных гальванических покрытий / ВИНИТИ // Итоги науки и техники. Серия Коррозия и защита от коррозии. М., 1985. Т.11.

Технологическая оснастка гальванических автоматических линий. Гальванические покрытия в машиностроении: Справочник. М., 1985. Т.2.

О новом показателе рассеивающей способности электролитов // Журнал прикладной химии. 1988. №9 (автордаш).

Mathematical Evaluation of the Influence of Major Process Parameters of the Current Distribution in Barrel Plating // International Technical Conference AESF. SUR/FI № 97. Detroit. USA. 1997. June 23-26 (автордаш).

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): краткий биографический справочник. Казань, 2000.