Биографиясе

1941 елның 3 ноябрендә Башкортстан Республикасы Балтач районы Начар авылында туган.

Бөре педагогия институтын тәмамлый (1963), 1968–1973 елларда шунда ук укыта. 1974 елдан Башкортстан педагогия институтында, 1980–1983 елларда декан, 1983–2010 елларда әдәбият кафедрасы мөдире.

1994 елдан Башкортстан Республикасының Татар язучылары берлегенең идарә рәисе.

Фәнни эшәнлеге

Хезмәтләре башкорт әдәбияты тарихына карый.

Беренче булып башкорт әдәбиятында әдәби һәм публицистик жанрларның барлыкка килүе тарихын, халык өметләрен чагылдыручы күренеш буларак чичәннәр һәм абызлар иҗатын өйрәнә.

Р.Әмировның актив катнашлыгында «Башкортстанның татар язучылары» исемле китаплар сериясе оештырыла, Башкортстанда татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихын өйрәнү һәм торгызу эше алып барыла.

Хезмәтләре

Чтобы шагнуть в завтра. Уфа, 1982.

Летопись современности. Уфа, 1985.

Ступени жизни. М., 1989.

Становление. Уфа, 1996.

Әдәбият

Бәдретдинев Х. Начар авылның яхшы кешесе // Шәһри Казан. 1998. 20 май.