Биографиясе

1942 елның 1 мартында Горький өлкәсе, Лысково шәһәрендә туган.

1964 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, чагыштырмалылык һәм гравитация теориясе кафедрасы мөдире (2003 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни эшчәнлеген А.З.Петров җитәкчелегендә башлап җибәрә. Төп хезмәтләре псевдориманча күплекләрне проекцияләп чагылдыру теориясенә карый.

А.Әминова тарафыннан псевдориманча метриканы гомуми геодезик билгеләү турындагы классик геометрия проблемасы чишелә; Ли алгебралары буенча проекция хәрәкәтенең күп үлчәмле фәза-вакыт күптөрлелекләре төркемләнә, Ли проблемасы хәл ителә, дифференциаль тигезләмәләр системасының проектив-геометрик теориясе үстерелә.

1987 елдан ел саен уздырыла торган «Петров укулары»н – яшь галимнәрнең «Волга» Халыкара җәйге мәктәп-семинарын оештыручы һәм җитәкләүче, 1995 елдан шул семинарда тупланган материаллар аның тарафыннан «Теоретик һәм математик физика теориясеннән лекция язмалары» («Лекционные заметки по теоретической и математической физике»), 1998 елдан «Кыр теориясенең иң яңа проблемалары» («Новейшие проблемы теории поля») серияләрендә бастырып чыгарыла.

Хезмәтләре

Псевдоримановы многообразия с общими геодезическими // Успехи математических наук. 1993. Т.48, №2.

Алгебры Ли инфинитезимальных проективных преобразований лоренцовых многообразий // Успехи математических наук. 1994. Т.50, №1.

Проективная геометрия систем дифференциальных уравнений второго порядка // Математический сборник. 2006. Т.197, №7.