Биографиясе

1908 елның 15 феврале, Хәзерге Волгоград өлкәсе Савинка авылы – 1968 елның 3 августы, Казан шәһәре.

Н.Г.Четаев шәкерте. 1932 елда Казан университетын тәмамлый. 1933 елдан Казан авиация институтында (бүленеп, 1936–1941 елларда Казан университетының теоретик механика кафедрасында), бер үк вакытта 1956–1958 елларда Казан төзүче-инженерлар институты профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аэродинамикага, аналитик механикага, үзгәрүчән массалы механик системаларның хәрәкәт тотрыклылыгына һәм хәрәкәтнең дифференциаль тигезләмәләренә карый.

К.Э.Циолковский һәм И.В.Мещерскийның үзгәрүчән массалы каты җисем хәрәкәте динамикасына һәм тотрыклылыгына караган идеяләрен үстерә; гомуми рәвештәге механик системаларда хәрәкәт тотрыклылыгының яңа критерийларын чыгара; ракетодинамикага теоретик нигез сала; Пуанкаре – Четаевларның үзгәрешләре төркемләнгән механика төзү буенча фундаменталь тикшеренү нәтиҗәләрен үстерә; кәкре фәзаларда тотрыклылык теориясе аппаратын төзи.

Бүләкләре

Ленин, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Об устойчивости некоторых механических систем // Труды Казанского авиационного института. 1950. Выпуск 24.

Некоторые вопросы движения и устойчивости твёрдого тела переменной массы. Математика и механика // Труды Казанского авиационного института. 1959. Выпуск 48.

К динамике однородно-изменяемого тела. Математика и механика // Труды Казанского авиационного института. 1975. Выпуск 169.