Биографиясе

1904 елның 4 октябре, Уральск шәһәре – 1971 елның 13 июле, Ташкент, Казанда җирләнгән.

1934 елда Казан университетын тәмамлый. 1935 елдан Казан педагогия институтында, 1937 елдан математик анализ кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре тирбәнүләр теориясенә, хәрәкәт тотрыклылыгы мәсьәләләрен чишүгә карый. Дифференциаль тигезләмәләрдәге сыйфат теориясенең кире мәсьәләләрен тәкъбирли һәм чишә, чикле цикллар теориясе, катлаулы типтагы һәм югары класслы махсус нокталар теориясенә кагылышлы хезмәтләр авторы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Об условиях наличия особой точки типа центр // Известия Казанского физико-математического общества. 1937. Т.9.

Полупериодические функции с конечным базисом // Известия вузов. Математика. 1959. № 5.

Обратная задача качественной теории дифференциальных уравнений // Известия вузов. Математика. 1963. №4.

О конструировании дифференциального уравнения, имеющего своими предельными циклами заданные кривые // Известия вузов. Математика. 1965. № 1.

Әдәбият

Мазит Ифатович Альмухамедов // Дифференциальные уравнения. Минск, 1972. Т. 8, № 3.

Автор – И.Х.Мөдәррисов