Биографиясе

1929 елның 20 марты, ТАССРның Чистай кантоны Шәрбән авылы – 2015 елның 23 июне, Казан шәһәре.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1951).

1951–1960 елларда Лаеш районы Татар Сараланы авылы мәктәбендә укытучы, укыту бүлеге мөдире, директор була. 1960–1962 елларда дә Югары Ослан районында мәгариф бүлеге мөдире.

1966 елдан, аспирантура тәмамлаганнан соң, СССР Фәннәр академиясе Казан Гыйльми үзәгенең Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1990–1996 елларда институтның тарих бүлеге мөдире. 1997 ел башыннан ТР Фәннәр академиясенең Тарих институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар халкы, Урта Идел буе, Казан ханлыгы һәм аның Рус дәүләте белән үзара мөнәсәбәтләре тарихына һәм тарихи чыганакларына, Урта Идел буе халыкларының Россиягә кушылганнан соң барлыкка килгән социаль-икътисади халәтенә, татар халкының милли-сәяси изүгә каршы көрәшен өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре

Каһарман бабайлар. Казан, 1976.

Татар тарихчылары. Казан, 2006.

Татары Среднего Поволжья в пугачевском восстании. Казань, 1973.

Исторические судьбы народов Среднего Поволжья. XVI – начала XIX вв. М., 1990.

Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV – XVI вв. Казань, 1995.

Тернистый путь борьбы за свободу (социальная и национально-освободительная борьба татарского народа. вторая половина XVI – XIX вв.). Казань, 1999.

Историки. Татарский народ. Казань, 2000.

Древний тюркский мир. Казань, 2000.

Источники и историография города Казани. Казань, 2001.

Казанское ханство. Казань, 2002.

Все об истории Казани. Казань, 2005.

Әдәбият

Салям Хатыпович Алишев. Казань, 1999.