Биографиясе

1921 елның 25 маенда Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Гребаново авылында туган.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Казан авиация институтын тәмамлый (1950), 1953–1991 елларда шунда ук эшли, 1971–1983 елларда гамәли физика кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гадәти һәм бөтерелгән бер яки ике фазалы газ-сыеклык агымындагы җылылык-масса алмашының закончалыкларын тикшерүгә карый; ламинар агымның турбулент агымга күчү механизмын нигезли.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Теплоотдача при поперечном омывании двухфазным потоком нагретой цилиндрической трубы // Журнал технической физики. 1956. Т. 26, № 6.

Об одной устойчивой форме свободной поверхности тонкого слоя нагреваемой жидкости // Доклады АН СССР. 1956. Т. 109, № 3.

Интенсификация конвективного тепло- и массообмена в трубах с помощью завихрённого двухфазного потока // Известия АН СССР. Энергетика и автоматика. 1962. № 1.