Биографиясе

1907 елның 30 сентябре, Пенза шәһәре – 1974 елның 16 сентябре, Казан.

А.Е.Арбузов шәкерте.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1938). 1946 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Органик һәм физика-химия институтында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре пирофосфат, пирофосфит, субфосфат кислоталары эфирларын синтезлауга һәм аларның химик үзлекләренә карый. Бу кушылмаларның минераль һәм карбонат кислоталары, альдегидлар белән үзара тәэсир итешүен өйрәнә. Өч һәм биш валентлы фосфор кислоталары амидлары химиясе өлкәсендә эшли. Октаметил инсектицидын һәм пирофос дару препаратын ясауда һәм аларны гамәлгә кертүдә катнаша.

Хезмәтләре

Производные пирофосфорной кислоты как инсектициды // Известия КФАН СССР. Серия химических наук. 1955. Вып. 2 (автордаш).

Алкиламиды органических производных кислот фосфора // Известия АН СССР. Отделение химических наук. 1956. № 8 (автордаш).

Синтезы тетраэтилмонотиопирофосфата // Труды КФАН СССР. Серия Химия. 1956. Вып. 2 (автордаш).

О получении системного инсектицида октаметилтетраамида пирофосфорной кислоты // шунда ук. С. 27–36 (автордаш).