- РУС
- ТАТ
Икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1990), профессор (1991)
1934 елның 15 гыйнварында Белоруссия ССРның Минск өлкәсе Клецк шәһәрендә туган.
Польша-Литва татары. 1957 елда Халык хуҗалыгы институтын (Минск шәһәре) тәмамлый.
1961–1967 елларда БССР Фәннәр академиясенең Икътисад институтында эшли. 1968 елдан Белоруссия ССР План дәүләт комитеты каршындагы Икътисад һәм планлаштыруның икътисади-математик ысуллары фәнни-тикшеренү институтында сектор, бүлек мөдире.
Хезмәтләре Белоруссиянең җитештерү көчләрен урнаштыруга һәм социаль-икътисади үсешен фаразлауга карый.
Региональное планирование: вопросы развития и размещения производительных сил БССР. Минск, 1982.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.