Биографиясе

1924 елның 20 апреле, Белоруссия ССРның Минск өлкәсе Клецк шәһәре – 1959 ел. 

Польша-Литва татары. Бөек Ватан сугышында катнаша.

Белоруссия университетын тәмамлый (1953, Минск шәһәре). 1956 елдан БССР Фәннәр академиясенең Гомуми һәм неорганик химия институтында, 1966 елдан лаборатория мөдире һәм директор урынбасары (1980 елга кадәр), 1990 елдан – баш, соңрак әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре коллоидлар химиясе, неорганик матдәләр һәм минераль ашламалар технологиясенә карый. Актив өслекле матдәләр тәэсиренең физик-химик һәм коллоид-химик нигезләрен һәм кулланылышын тикшерә. Файдалы казылмаларны баету, калийлы ашламалар алуның яңа нәтиҗәле реагентларын һәм технологиясен эшли һәм аларны җитештерүгә кертә («Белорускалий» җитештерү берләшмәсе).

150 авторлык таныклыгына ия.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Технология калийных удобрений. Минск, 1968 (автордаш).

Калийные соли Белоруссии, их переработка и использование. Минск, 1973 (автордаш).

Основы применения реагентов при флотации калийных руд. Минск, 1973.

Физикохимия селективной флотации калийных солей. Минск, 1983.