Биографиясе

1938 елның 7 марты, Чуаш АССРның Кызыл Армия районы Янгазы авылы – 2004 елның 20 гыйнвары, Казан.

1960 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, шунда ук эшли: 1984–2000 елларда каты химик матдәләр технологиясе кафедрасы мөдире, 1985–1990 елларда инженерлык-химия-технология факультеты деканы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре каты җисемнәр һәм органик кристалларның пластиклык һәм ныклык физикасына, органик матдәләр һәм алар нигезендәге композицияләрнең структура үзенчәлекләрен исәпкә алып, каты җисемнең дислокацион физикасын үстерүгә карый. Композицион һәм конструкторлык функциональ материалларның яңа буынын, аларны эшләп чыгару технологияләрен эшли (шул исәптән импульслы эшкәртүнең прогрессив алымнарын кулланып).

200 дән артык мәкалә, 2 монография авторы, 60 уйлап табу таныклыгы бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): краткий биографический справочник. Казань, 2000.