Биографиясе

870 ел, Отрар оазисы Фәраб шәһәре, хәзерге Көньяк Казакъстан территориясе — 950 ел, Димәшкъ яки гарәп хәлифәлеге Гаскыйлан шәһәренә бару юлында.

Чыгышы буенча төрки.

Сәмәркандта, Бохарада, Иран шәһәрләрендә белем ала.

Гарәп, фарсы, грек, сүрия һ.б. телләрне белә.

941–942 елларда әл-Фәраби Димәшкъ шәһәренә күченеп килә, андагы хөкемдар Сәйф әд-Дәула Гали Һәмдани (943–967) химаясендә фән белән шөгыльләнә.

Үзенең хезмәтләрендә гарәп, фарсы, грек, һинд һәм төрки мәдәниятләре казанышларын гомумиләштерә. Арифметика, геометрия, логика, астрономия, физика, химия, оптика, медицина, мөселман хокукы, сәясәт, филология, поэтика, риторика, каллиграфия, музыка, этика, педагогиканы үстерүгә зур өлеш кертә. Аристотель, Платон һәм башка борынгы грек философларының хезмәтләренә аңлатмалар яза.

Фәнне өйрәнү буенча гарәп-мөселман философиясендә беренче, шул чордагы фәнне өйрәнү белеменең төп тармаклары санап чыгылган һәм һәрберсенең тикшеренү предметы билгеләнгән «Фәннәрне классификацияләү турында» (Багдад) трактаты авторы.

Димәшкътә Аристотель һәм Платон идеяләренә нигезләнеп дөньяның яратылышы һәм үсеше, камил җәмгыять корылышы турында үзенең күзаллавын бәян иткән сәяси-этик «Игелекле шәһәрдә яшәүче кешеләрнең карашлары турында трактат» язып тәмамлый. Диннең бурычын кешеләр арасында әхлакый-хокукый мөнәсәбәтләрне җайлауда күрә.

әл-Фәраби буенча философия һәм дин бер хакыйкатьнең ике ягын: философия — асыл эчтәлеген, ә дин — символика һәм риторикасын чагылдыра.

Әбүгалисина һәм Ибне Рөшднең фәлсәфи карашларына сизелерлек йогынты ясый.

Хезмәтләре

Математические трактаты. А.-А., 1972; 

Логические трактаты. А.-А., 1975; 

Историко-философские трактаты. А.-А., 1985; 

Трактаты о музыке и поэзии. А.-А., 1992.

Әдәбият

Касымжанов А.Х. Абу-Наср аль-Фараби. М., 1982; 

Хайруллаев М.М. Абу Наср аль-Фараби, 873–950. М., 1982; 

Fakhry M. Al-Farabi, Founder of Islamic neoplatonizm: His life, works and influence. Oxf., 2002.