Биографиясе

Гомер еллары: 1377 – 1446 яки 1448 еллар.

Шөһба шәһәре казые улы. Дәмәшкътә баш казый вазифасын үтәгән.

«Ислам тарихыннан белешмәләр» («Сведения из истории ислама») исемле мәшһүр хезмәте – әл-Җәһәбинең мәгълүм тарихи китабының дәвамы булып тора. Хезмәттә 1340–1403 еллар арасындагы вакыйгалар тасвирлана. Анда шулай ук Алтын Урда ханнары Тукта, Үзбәк, Туктамышка караган мәгълүматлар бар.

Әдәбият

Из летописи ибн Шохбы аль-Асади // Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов по истории Золотой Орды. СПб., 1884. Т. 1.