Биографиясе

1938 елның 11 маенда Актаныш районы Чишмә авылында туган.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1962), «Татнефть» берләшмәсенең «Әлмәтнефть» НГДУында нефть әзерләү операторы булып эшли. 1964 елдан нефть һәм газ сәнәгатенең фәнни-тикшеренү һәм проектлаштыру институтында (Төмән шәһәре), 1966 елдан нефтьне промыселга әзерләү лабораториясе мөдире, 1985 елдан катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм нефть чыгаруны интенсивлаштыру комплексында бүлек мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нефть әзерләү технологияләрен эшләүгә, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм нефть чыгаруны интенсивлаштыруның комплекслы технологияләре өчен югары нәтиҗәле күп функцияле яңа полимер составлар булдыруга карый.

Уйлап табуга караган 4 патенты, 35 тән артык авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Нефть-газ комплексының Көнбатыш Себер чыганакларында нефть һәм газны әзерләү, ташу, файдалануның яңа алымнарын эшләгән һәм сәнәгый кулланышка керткән өчен СССР Министрлар Советы бүләге (1981) бирелә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние поверхностного натяжения и температуры на отложение солей в нефтепромысловом оборудовании // Нефтяное хозяйство. 1979. № 3.

Закономерности формирования сложных солевых осадков // Нефтепромысловое дело. 1981. № 7.

Создание универсальных реагентов и их применение в нефтедобыче // XII Международный Менделеевский съезд по общей и прикладной химии: Материалы съезда. Баку, 1981. Т. 4.

Әдәбият

Уманский М.Ю. Твердая вода // Газовая промышленность. 1988. № 3.

Зорин Л. Волшебная вода крупным планом // Газовая промышленность. 1989. № 4.

Грайфер В.И. РИТЭК – символ новизны и прогресса // Нефтяник. 1992. № 10.