Биографиясе

1920 елның 1 гыйнвары, Арча кантоны Төенбаш авылы – 2017 елның 26 декабре, Мәскәү.

Хәрби юридик академия тәмамлый (1945, Мәскәү). 1939–1940 елларда Юдино районы халык судьясы. 1940–1942 елларда Байкал аръягы хәрби округында хезмәт итә. 1945–1949 елларда Алма-Ата хәрби гарнизонында хәрби судья.

1952 елдан РФ Оборона министрлыгының Хәрби институтында (Мәскәү) җинаять эшләре хокукый фәнен укыта, 1978 елдан профессор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре хәрби һәм җинаять эшләре хокукый мәсьәләләренә карый. Югары уку йортлары өчен дәреслекләр авторы.

Хезмәтләре

Советское военно-уголовное законодательство: Теоретические вопросы. М., 1972.

Квалификация воинских преступлений. М., 1977.